Чаллыда күршесенә пычак белән кадаган хатын-кызны хөкем итәчәкләр
Ул моңарчы да хөкем ителгән булган.
ТР Тикшерү комитеты Чаллыда яшәүче 45 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эшен тикшерүне тәмамлады. Эш судка җибәрелде. Хатын-кыз күршесен үтерергә теләүдә гаепләнә.
Май аенда ул салмыш баштан 68 яшьлек күршесе белән талаша. Соңыннан аны кыйнап эченә пычак белән кадый. Зыян күрүчене хастаханәгә озаталар. Хатын-кызны кулга алалар. Ул моңарчы да берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев