Чаллыда лицей укучыларына премияләр тапшырылды
Г.Акыш лицей-интернатында «Сәләтлеләр парады» үтте.



Чаллының Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатында "Сәләтлеләр парады" узды. Быел бу матур бәйрәмнең уку йорты тарихында 27нчесе үтте. Бу - агымдагы уку елында уңышларга ирешкән укучыларны, укытучыларны, ата-аналарны хөрмәтләү бәйрәме.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрына лицейда укучыларның әти-әниләре, укытучылар, лицейның дуслары, элеккеге укучылар килгән иде. Кунакларны милли киемнәрдәге укучылар татар моңнары белән каршы алдылар.
Бәйрәм гимннар белән башланып китте.
Лицей директоры Фирдүсә Әюпова үз балаларын әлеге уку йортына керткән ата-аналарга, укучыларга төпле белем һәм яхшы тәрбия биргән укытучыларга рәхмәт әйтте. Укучылар укытучыларына хөрмәт йөзеннән чәчәкләр бүләк иттеләр.
Үзәк район башлыгы Фидәрис Хәбибуллин коллективны уку елы тәмамлану белән котлады. Укучыларның үзләре теләгән һөнәргә укып, Чаллыга эшкә кайтуларын теләде.
ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, республиканың Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Факил Сафин үзенең чыгышында лицей коллективының милли чаралар үткәрүдәге ролен ассызыклады. "Без сезнең белән хезмәттәшлек итәбез. Килгән саен нинди дә булса яңалык алып китәбез", - диде.
Аннары сәхнәгә бер-бер артлы "Уку алдынгылары", "Олимпиадада җиңүчеләр", фәнни конферецияләрдә лаеклы чыгыш ясаучылар, спортта, ватанпәрвәрлык, театр өлкәләрендә аеруча зур уңышларга ирешкән укучылар чыкты. Аларның күп булуы - коллективның намуслы хезмәт нәтиҗәсе.
Малайлар һәм кызларга премияләр тапшырылды.
Шәһәребезнең зыялы шәхесләре Факил Сафин, Зөләйха Минһаҗева, Ландыш Галиева, Радик Галиуллин, мәгариф идарәсе хезмәткәре Наилә Миначова укытучыларга хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, киләчәктә дә уңышлар теләделәр.
Сәхнәгә чыгарып, ата-аналарны да хөрмәтләделәр. Тырыш, талантлы, сәләтле балалар үстерүче ханым, әфәнделәрне сәхнәгә сыйдыру шактый авыр булды.
Фирдүсә Әюпова киләсе елга "Сәләтлеләр парады" театр бинасына гына сыймас дип белдерде. Чыннан да, лицей-интернатта сәләтле, җиңүгә омтылучы тәртипле балалар күп. Ә мондый балалары булган милләтнең киләчәге өметле.
Лицейның ата-аналар комитеты рәисе Анастасия Рыцева балаларының биредә укулары өчен әти-әниләренең горурлануларын әйтте. Биредә белем алган кешеләр үз балаларын да лицейга укырга алып киләләр. Бу - әлеге мәгариф учреждениесенең Чаллы һәм якын-тирә шәһәр, район халкы арасында абруйлы булуын күрсәтә.
Озак еллар лицей-интернатта директор урынбасары булып эшләп лаеклы ялга чыккан Рәмзия Закирова бәйрәмгә Казаннан ук кайткан. Ул да лицей, аның коллективы, укучылары белән горурлануын әйтте.
Татарстанда "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты тормышка ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев