Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта

«Хезмәт хакын арттыру һәр җитәкченең төп бурычы», - ди мэр.

Чаллыда беренче июльдән мәдәният, мәгариф, мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү, физкультура-спорт учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәт хакының база өлеше арттырылды. 

Башкарма комитет җитәкчесе, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова әйтүенчә, мәгариф хезмәткәрләренең бер ставка өчен хезмәт хакы 54 мең 468 сумга җитәчәк. Мәктәп директорларыныкы исә, балалар санына бәйле рәвештә 56- 68 мең сумны тәшкил итә. 

Балалар бакчалары тәрбиячеләренең эш хакы 43 мең 477 сумга җиткерелде. Балалар бакчалары мөдирләренең хезмәт хакы балалар санына карап, 58 мең - 60 мең сум арасында тибрәлә.

Шулай ук китапханәчеләр, музей хезмәткәрләре, мәдәният, яшьләр үзәкләре белән эшләүчеләрнең  дә оклады артачак. 

«Хезмәт хакын арттыру һәр җитәкченең төп бурычы. Шәһәрнең сәнәгать предприятиеләрендә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 80 мең сум. Алар материаллар, техника белән эшлиләр. Хата китсә, төзәтергә була. Ә менә киләчәк буынга белем һәм тәрбия бирүдә хата җибәрергә ярамый. Бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру безнең мөһим бурыч", - дип ассызыклады шәһәр мэры Наил Мәһдиев сессиядә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф