Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мәктәп яны лагерьларына Роспотребнадзор килә

Яңа короновирус инфекциясе профилактикасына аеруча игътибар бирелә – бүлмәләр юылырга, рециркуляторлар белән тәэмин ителергә, контактсыз термометрлар булырга, педагоглар медицина тикшеренүен үтәргә тиеш.

ТР Роспотребнадзор идарәсенең  Яр Чаллы бүлеге белгечләре Чаллыдагы мәктәп яны лагерьларына тикшерүләр белән йөри башлады. Бүген алар 27нче мәктәпнең “Полет” лагерена килде. Биредә 1нче сыйныфтан алып 7нче сыйныфка кадәр 170 укучы ял итә. Иртәнге 8дән 17 сәгатькәчә алар өчен уеннар һәм сәламәтлекне ныгыту буенча чаралар оештырыла. Көнгә 3 тапкыр ашату каралган.

Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Надежда Толмачева әйтүенчә, балалар смена дәвамында ике тапкыр бассейнга бара, көн саен иртәнге  зарядка ясый, территориядәге спорт мәйданчыгында хәрәкәтле уеннар, коллектив эстафеталарда катнаша.

“Әти-әниләр өчен лагерь бик уңайлы – балалар өлкәннәр күзәтүе астында, тамаклары тук, гаилә белән  бара алмаган чараларга да бара.  Гадәттә 120- 150 бала йөри иде, быел рекордлы сан җыйдык” ди ул. Балаларның ялы әти-әниләргә 2400 сумга төшә.

Профилактик визит белән килгән белгеч-эксперт Татьяна  Васильевна балаларның туклануын оештыру, медицина хезмәте күрсәтелү, өлкәннәр һәм балаларның шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәве белән танышты.  “Яңа короновирус инфекциясе  профилактикасына аеруча игътибар бирәбез  – бүлмәләр юылырга, рециркуляторлар белән тәэмин ителергә, контактсыз термометрлар булырга,  педагоглар медицина тикшеренүен үтәргә тиеш”, - диде ул.

Без килгәндә малайлар –кызлар иртәнге ашка керде. Өстәлдә - тары боткасы, кисель, ипи белән акмай, банан. Визит барышында  ризыкларның сыйфатлы, яңа әзерләнгән булуын, расланган менюга туры килүен дә карадылар. Малайлар утырган өстәл янына килеп: ”Тәмлеме?”, - дип соравыма: “Бик тәмле”, - дип кәнагать елмаеп, ашауларын дәвам иттеләр. 

Роспотребнадзор белгече ахырдан киңәшләрен дә җиткерде: менюга витаминлы ризыклар өстәргә, ашханәнең тәрәзәләренә чебен-черкидән саклаучы сетка куярга кирәк.  Әлеге җитешсезлекләрне мәктәп җитәкчелеге кыска вакыт эчендә төзәтергә  һәм бу хакта хисап тапшырырга тиеш. 

Чаллыда 48 мәктәптә лагерьлар эшли. Аларның 75 процентына профилактик визитлар үткәрелә, калганнарын прокуратура белән берлектә Роспотребнадзор белгечләре тикшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев