Чаллыда бабай аркасында авария: зыян күрүче комада
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бабай аркасында авария: зыян күрүче комада

Юл фаҗигасы иртән Хәсән Туфан проспектында булды.

Иртәнге 6 сәгать 35 минутта Skoda автомобилен йөртүче 74 яшьлек ир-ат җәяүлеләр кичүеннән чыгучы 44 яшьлек шәһәрдәшне бәрдерде. Беренчел фаразлар буенча машина йөртүче гаепле - ул җәяүлегә юл бирми.

Зыян күргән ир-ат күп санлы җәрәхәтләр белән ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә озатылды. Хәзерге вакытта ул комада, дип хәбәр итә табиблар.

Әлеге очрак буенча тикшерү эшләре бара. 


Нет комментариев