Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда машина йөртүчеләргә көн бетә

Инспекторлар 20 шофёрга штраф салырга өлгерде.

Бер көн эчендә 20 машина йөртүчегә административ протокол төзелде. Сәбәбе җитди, ди инспекторлар. Бөтенесенең дә машина тәрәзәләренә кара плёнка ябыштырылган. Техник регламент буенча, автомобильнең алгы тәрәзәсенең яктылык үткәрү сәләте 75 проценттан артмаска тиеш. 

Машина йөртүченең берсенә моңарчы да кисәтү ясалган булган. Бу юлы аны полиция бүлегенә озаттылар. Тиздән суд булачак.

Закон буенча кисәтү алганнан соң шофер кеше тонировканы 10 көн эчендә куптарып алырга тиеш. Кисәтүне инкяр итеп, караңгы тәрәзәле машинада йөрүен дәвам итә икән, бу очракта аңа 2 меңнән 4 мең сумга кадәр штраф яный, яисә ул 15 тәүлеккә кулга алына. Моннан тыш, 40 сәгатьтән 120 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр дә билгеләнергә мөмкин.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инспекторлар