Чаллыда машиналар өчен хәрәкәт чикләнә
Сәбәбе нидә?
Җылылык челтәрләрен капиталь ремонтлау сәбәпле, 2-3 һәм 11-29 июньгә кадәр 9-17 сәгатьтә
яңа шәһәрнең 54/01 йорты яныннан Мәскәү проспектына чыгу юлы ябыла.
Транспорт хәрәкәтен чикләү схемасы ГАИ белән килешенгән. Бу урында подряд оешмалары эшли.
"Татэнерго" АҖ филиалы Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесе машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга һәм алдан әйләнгеч юлны сайларга чакыра, вакытлыча кыенлыклар өчен гафу үтенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев