Чаллыда каты авырудан математика укытучысы вафат булды
Бу хакта хезмәттәшләре хәбәр итте.
Чаллының 54нче гимназиясеннән кайгылы хәбәр килеп иреште.
«Каты авыру бүген арабыздан шәһәребездә татар балаларына үз телләрендә белем бирүдә армый-талмый хезмәт иткән, көчле математика укытучысы Рәсимә Миңнулла кызы Шәмсиеваны мәңгелеккә алып китте. Без, 54нче гимназиядә бергә эшләгән математика укытучылары коллегабызның гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз, аларга сабырлык телибез.
Рәсимә Миңнулловна безнең күңелләрдә гаҗәеп сабыр, тыйнак, яхшы күңелле, тырыш һәм таләпчән укытучы, үрнәк ана һәм хуҗабикә булып калды. Тыныч йокла, Рәсимә дустыбыз, урының җәннәттә булсын», – диләр мәрхүмәнең хезмәттәшләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев