Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда махсу хәрби операция ветераннары Советына машина тапшырылды

Автокалада Ватанны саклаучылар елына йомгак ясалды.

Чаллыда Ватанны саклаучылар елына йомгак ясалды. Тантаналы чара "Энергетик" мәдәният сараенда үтте. "Бу ел үзенчәлекле: без бабаларыбыз хәтерен яңартабыз һәм аны балаларыбыз һәм оныкларыбызга тапшырабыз", - диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев.

Ул махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә даими рәвештә гуманитар 

ярдәм итүче Гөлзирә Нейман белән Илгиз Мөхәмәтшинга Татарстан Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды. 

"КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин махсус хәрби операция ветераннары шәһәр советына "Москвич" автомобиле бүләк итте. Шамил Әюповка машина ачкычын Чаллы мэры Наил Мәһдиев тапшырды.

Кадетлар Геройларның әниләренә чәчәкләр бүләк иттеләр. Зал батыр уллар үстергән әниләрне аягүрә басып алкышлады.

"Без хәрбиләребез белән горурланабыз, һәлак булганнарның хәтере алдында баш иябез, алар чын Геройлар.- диде Наил Мәһдиев.-  Без шәһәребездә һәрвакыт тынычлык, хөрмәт һәм Ватанга хезмәт итүчеләрне кайгырту хакимлек итсен өчен махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәмне дәвам итәбез, аларны тернәкләндерү һәм батырлык турында хәтерне саклау буенча барсын да эшлибез". 

Фотолар шәһәр хакимиятенең телеграмм каналыннан алынды

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СВО Сергей Когогин Наил Мәһдиев Ватанны саклаучылар елы