Чаллыда махсус хәрби операция ветеранына Дәүләт бүләге тапшырылды
Ул автогигантта эшли.
Чаллыда махсус хәрби операция ветераны Айрат Җәләлетдиновка Батырлык ордены тапшырдылар. Бүләкләү тантаналы шартларда «КАМАЗ»ның Фәнни техник үзәгендә узды. Айрат биредә контролер булып эшли.
Автогигантның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Орденны хәрби комиссар Рәшит Ильясов тапшырды. Айрат әлеге бүләккә хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен лаек булды. Моңа кадәр ул II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.
Айрат «КАМАЗ» ГАҖда 2012 елдан бирле эшли. 2022 елда ул мобилизациягә эләгеп СВОга китә. 2025 елда яралана, тернәкләнгәннән соң автогигантка кайтып эшкә урнаша.
Фото «КАМАЗ» ГАҖ матбугат хезмәтеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев