Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең балаларына сертификатлар тапшырдылар

Малайлар һәм кызлар «КАМАЗ-Мастер» командасының спорт машиналарына утырып карадылар.

31 августта Чаллы мэры Наил Мәһдиев, «Бердәм Россия» партиясенең Чаллы бүлекчәсе сәяси советы әгъзалары, ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагин «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» акциясе кысаларында махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең балаларына бүләкләр тапшырдылар.

Яңа уку елында әтиләре махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең 39 баласы 1-11нче сыйныфка укырга бара. «КАМАЗ-Мастер» командасының үзәгендә узган әлеге чарага балаларның барсы да килә алмаган иде. Бүләкләр аларга да биреләчәк. 

Укучыларга мәктәп кирәк-яраклары алу өчен 10 мең сумлык сертификатлар бирелде. «Дентал форте» теш дәвалау хастаханәсе балаларның тешләренә бушлай профилактика чаралары үткәрәчәк. 

Балалар «КАМАЗ-Мастер» командасы үзәгендә экскурсиядә булдылар. Спорт машиналарына утырып карадылар. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев белән «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин балаларны шимбә көнне 16-18 сәгатьләрдә, ял көне 10-12 сәгатьләрдә картодромга чакырдылар. Биредә картингта йөрү мөмкинлеге дә булачак. 

Зөлфия Фоатова 
Фотолар Луиза Сафуановадан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ирекле ярдәм күрсәтү бала ана капиталы өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция Мәктәпкә әзерләнергә булыш