Чаллыда  махсус хәрби операциядәге ике хәрбинең баласы туды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда махсус хәрби операциядәге ике хәрбинең баласы туды

Нәниләрнең әниләренә 100әр мең сум акча бирелде.

Бүген Кама балалар медицина үзәгендә нәниләрне өйләренә озату тантанасы булды.

Махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләр Алмаз Зарипов белән Илназ Имамов гаиләләрендә шатлыклы вакыйга: аларның сабыйлары туды.

Илназ кыска вакытлы ялга кайткан. Ул баласын каршыларга үзе килде. 

Яшь Чаллылыларны каршы алырга гадәттәгечә шәһәр мэры Наил Мәһдиев, җитәкчеләр дә килде. 

Мэр сабыйларның әниләренә  бүләкләр  һәм 100әр мең сум акча тапшырды. 

Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды
 


өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция

Нет комментариев