Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда медицина көллияте студенты кешене үлемнән коткарган

Ул машина астында калган ир-атка беренче ярдәм күрсәткән.

Минзәлә районы Әтрәкле авылында яшәүче Әхмәтовлар медицина көллияте студентына рәхмәт белдергән. Сәбәбе: Зәринә Гәрәйханова гаилә башлыгының гомерен саклап калган. 
Берничә көн элек Әхмәтов ишегалдында машинасын ремонтлый. Бер мизгелдә машина домкраттан ычкынып китә һәм ир-ат машина астында кала һәм ярдәм сорап кычкыра. Беренче булып күршеләре килә, алар арасында шушы көннәрдә Чаллы медицина көллиятен тәмамлаучы Зәринә Гәрәйханова да була. Кыз күршеләренә ашыгыч ярдәм хезмәте чакырырга куша, үзе йөрәк-үпкә реанимация чараларын башкара, ир-атның йөрәгенә массаж ясый. Вакытында күрсәтелгән ярдәм нәтиҗәсендә ир-ат исән кала.
«Зәринә үзен чын профессионал итеп күрсәтте. Ул бер секундка да югалып калмыйча, кирәкле гамәлләрне төгәл башкарды. Шундый белгечләр әзерләгән өчен медицина көллиятенә рәхмәт. Зәринәнең ярдәме аркасында ирем исән», – ди ирнең хатыны. 
Бүгенге көндә Әхмәтов Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә дәвалана.

Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина табиб Сәламәтлек саклау чир