Чаллыда медицина хезмәткәрләре спартакиадасы башланды
Ярышлар ел буена бара.
Бу хакта безгә «Табиб-физкультура диспансеры»ның халык белән элемтә хезмәте хәбәр итте.
"Ел саен үтә торган медицина хезмәткәрләре спартакиадасын башладык. Бүген хатын-кызлар арасында өстәл теннисы буена ярыш узды. Турнирдан күренгәнчә, быел ярышлар бик көчле, тулы канлы булырга ошаган. Спортчылар ел дәвамында өстәл теннисы, волейбол, йөзү, йөгерү (легкая атлетика), канат тартуда һ.б. көч сынашачак», - диелә хәбәрдә.
Алар үзләренең коллегаларын әлеге спорт бәйрәме белән тәбрик итә!
Бүгенге хатын-кызлар арасында өстәл теннисы турниры призерлары:
1 урын: Дарья Чугаева, Ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшеры.
2 урын: Карина Аджигитова, №3 санлы Балалар поликлиникасы педиатры.
3 урын: Гульшат Баймөхәммәтова, Р.С. Акчурин исемендәге ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе шәфкать туташы.
Җиңүчеләр республика һәм регион этапларында шәһәр данын якларга барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев