Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Миа Бойка чыгыш ясый

Яшьләр көнендә тагын ниләр була? Бу хакта Ләйсән Видинеева сөйләде.

Чаллыда яшьләр көне 3 июльдә билгеләп үтеләчәк. Бу көнне Мәйданга төшү юлында 20 интерактив мәйдан эшли. Мәйданда җырчы Миа Бойка чыгыш ясый. 
Яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ләйсән Видинеева әйтүенчә, Хәсән Туфан проспектында 16 сәгатьтә яшьләр кул эшләре товарлары маркеты, заманча сәнгать лабораториясе, квартирник, автомотокүргәзмә, лазертаг һәм киберфутбол буенча  фиджитал-турнир, спортның экстремаль төрләре фестивале оештырыла. 
Бәйрәмдә шулай ук махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм җыю белән «Геройлар белән әңгәмә» мәйданы да булдырыла. 
Мәйданда күңел ачу программасы 17 сәгать 30 минутта башлана. Сәхнәгә Чаллы артистлары һәм иҗат коллектвилары чыга. Экстремаль авто-мотошоу була. Бәйрәмнең төп кунагы –  Россия җырчысы Миа Бойка. Ул «Базовый минимум», «Я самая», «Пикачу» «Экспонат» җырлары аша таныш. Бәйрәм DJ Egorovдан дискотека белән тәмамлана. 
Сүз уңаеннан, Яшьләр көнендә 12-20.30 сәгатьтә Хәсән Туфан проспектынада ике яктан да транспорт хәрәкәте чикләнә. 
Чаллы мэры Наил Мәһдиев бәйрәм көнендә җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итәргә кирәклеген искәртте. 

Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан яшьләре илкүләм проектлар