Чаллыда микроавтобус җәяүлене бәрдерде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда микроавтобус җәяүлене бәрдерде

Һәлакәт Яшьлек проспектында булды.

Төнге сәгать 11дә Яшьлек проспектында җәяүле катнашында юл-транспорт һәлакәте булды. 19 яшьлек егетне микроавтобус бәрдерде. Инспекторлар әйтүенчә, егет кеше юлны тиешсез урыннан чыккан була. Аны шәһәрнең ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә озаталар. 


Нет комментариев