Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мобилизацияләнгән ир-егетләрнең гаиләләре өчен мэр чыршысы узды

Бүген “Энергетик” мәдәният сараена Чаллының Комсомол районыннан мобилизацияләнгән ир-егетләр һәм мәҗбүри күченеп килүче гаиләләрдән балалар җыелды.

Нәни тамашачыларны яраткан мультфильм геройлары каршы алды. Алар озата килгән әниләре, әбиләре белән бергәләп фойеда рәхәтләнеп фотога төште, аннары залда уен-көлкеле музыкаль программа карады. .

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады."Сүз дә юк, сезнең дә безнең дә күңел әрни, борчылабыз. Без барыбыз да шәһәребез геройлары булган әтиләрегез, тормыш иптәшләрегезнең җиңү белән кайтуларын көтәбез. Без янәшә, сезгә теләктәшлек күрсәтү өчен барысын да эшлиячәкбез. Бәйрәм матур узсын!" дип теләде мэр.

Музыкаль программадан соң 400 дән артык малайларга-кызларга татлы бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев