Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда модага “зәңгәр шәл” керәчәк

Шәһәр эшмәкәре танылган рәссам белән берлектә милли яулыклар җитештерергә планлаштыра.

97 ел элек сәхнәләштерелгән Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” пьесасы бүген дә актуальлеген югалтмый. Эчтәлеге ягыннан да, милли киемнәре белән дә. Аеруча төп герой Мәйсәрәнең зәңгәр шәле күз алдында. 

Чаллының “Триада”ательесы җитәкчесе Гөлсинә Садриева: 
-    Без бит спектакльләргә яратып йөрүчеләр. Классикабызны саклыйсым килә. Татар милләтенә яңадан зәңгәр шәлен кайтарасым, аның аша милләтебезне танытасым килә, - ди.

Әлеге идея белән ул Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәмзә Шәриповның эшләрен күргәч яна башлый. 
- Кешеләргә бүләк итәрлек тә, рәхәтләнеп киярлек тә булсын дим. Аның бизәкләрен, размерларын уйлыйбыз. Хәмзә Мәүлиханович рәсемнәрен төшереп бирсә, без тукымага төшерер идек. Андый мөмкинлекләребез, технологияләребез бар. Зәңгәр шәл буларак сатуга әле бер продукциянең дә чыкканы булмады, - ди Гөлсинә ханым. 

Хәмзә Шәрипов та әлеге идеяне хуплап каршы алды. Ул үзенчәлекле рәссам. Без күбрәк аның архитипик образларга бай картиналарын күрергә күнеккән. Баксаң, ул текстиль буенча да оста икән. Заманында яулыклар буенча диплом эше яклаган булган. 

-    Текстиль буенча югары һөнәри белемем бар минем. Хәтта диплом эшем дә яулыклар белән бәйле иде. Алты проект ясадым. Шуның икесе производствога китте. Яулыкның берсе октябрьнең 70 еллыгына багышланган булса, икенчесе урман тематикасы белән бәйле иде. Ул елларда яулык җитештерү өчен проект җиңел сәнәгатьнең сәнгать советы белән расланырга тиеш иде, - дип искә алды Хәмзә Шәрипов.

Күптән түгел ул үзенең бизәкләре белән Казанда яулыклар чыгарды. Хәзер “Зәңгәр шәл” проекты өстендә дә уйлый. 

-     Зәңгәр шәл төрлечә булырга мөмкин. Аның яңа вариантын ясау яңа сулыш биргән сыман була ул, - диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәнгать яулык