Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мөселманнар өчен ярышлар үтте

Чарада Чаллы, Түбән Кама, Мөслим, Сарман һәм Тукай районнарыннан килгән 500гә якын кеше катнашты.

18 февральдә Тукай яр буе янында Чаллы мөхтәсибәте җитәкчелегендә “Тәүбә” мәчете йөгереш буенча ярышлар уздырды. Чара Коръән укып, Яр Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның һәм “Тәүбә” мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкер хәзрәт Әбдиевның җыелган халыкны сәламләү сүзләре белән ачылды. Катнашучылар инструктаж үтеп, җылыну өчен күнегүләр ясаганнан соң, яшь төркеменә карап төрле дистанцияләрдә ярышты.

Моңа өстәп, мәчет эчендә хатын-кызлар һәм балалар өчен аерым бисер белән бәйләү, сабын ясау буенча мастер-класслар, ислам белеме буенча викторина һәм уеннар оештырылган иде. Чарада Яр Чаллы, Түбән Кама, Мөслим, Сарман һәм Тукай районнарыннан килгән 500гә якын кеше катнашты. Ярышлар өйлә намазыннан соң “Тәүбә” мәчетенең актлар залында беренчелекне яулаган катнашучыларны тәбрикләү һәм пылаудан авыз итү белән тәмамланды, дип хәбәр итә Чаллы мөхтәсибәте. 

Йөгерештә беренчелекне яулаучылар исемлеге:

500 метр озынлыктагы дистанция, 6-9 яшьлек балалар

Малайлар:
1 Гасимов Рәхим
2 Миңнуллин Ибраһим
3 Хисамеев Юнус


Кызлар:
1 Гасимова Сәлимә
2 Харисова Әминә
3 Нурмөхәмматова Мәрьям

800 метр озынлыктагы дистанция, 10-14 яшьлек балалар

Малайлар:
1 Салимов Даниял
2 Гасимов Рәхим
3 Гильманов Сөләйман


Кызлар:
1 Гиниятуллина Ясминә
2 Кәримова Сафия
3 Гыйлметдинова Язилә

2 км озынлыктагы дистанция:
1 Хайбрахманов Усман
2 Ильясов Исмагыйль
3 Юзмухаметов Ильяс

5 км озынлыктагы дистанция:
1 Вәлиев Илдус һәм Сухановский Сергей
2 Мостафин Габдулла
3 Хәмитов Рөстәм

Мәчетләр арасында эстафета (5 кеше):
1 “Ак мәчет”
2 “Ихлас”
3 “Тәүбә”.

фотолар: http://islamtatar.ru (Яр Чаллы мөхтәсибәте)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев