Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Мөхәммәд Пәйгамбәрне зурладылар

Кичә Мөхәммәд салләллаһү гәләйһиссәлләмнең тууына 1500 тулуга багышланган чаралар кысаларында үтте.

Чаллының Татар дәүләт драма театры бинасында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһиссәлләмнең тууына 1500 тулуга багышланган рухи-мәдәни кичә үтте. Анда Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев, республикабыз мәчетләре имам-хатыйблары, мөселман кардәшләр катнашты.

Кичәнең оештыручысы Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов белдерүенчә, бүгенге көндә мондый чаралар уздыру үтә дә мөһим. 

«Гасырлар үтә, заманалар алышына, хәтер сандыгы да тарая. Шуңа да без Пәйгамбәребез, аның яхшы холкы һәм өстенлекләре турында халкыбызга даими рәвештә искәртеп торырга, яшь буынны аның мисалында тәрбияләргә омтылырга тиеш. Максатыбыз да шуннан гыйбарәт», – дип билгеләп үтте дин әһеле.

Мәгълүм булганча, Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләм Мәккә шәһәрендә мөселман календаре буенча рабигыль-әүвәл аеның 12нче көнендә дөньяга килә. Аллаһның барлык мәхлүкатларына карата  мөрхәмәтле була, бары игелекле эшләр генә кала. 40 яшендә пәйгамбәрлек вазифасына керешә. Раббыбыз аның аша изге китабын – Коръәнне иңдерә, дөнья беткәнчегә кадәр гамәлдә булырга тиешле шәригатьне, ягъни барлык заманнар һәм барлык халыклар өчен билгеләнгән яшәү кагыйдәләрен җиткерә. Бөтен кешелеккә бу дөньяда һәм ахирәттә ничек бәхетле булырга өйрәтә. 

Кичә дә рәсүлебезнең тормышын, дини эшчәнлеген бәян итү, аны олылау, Коръән аятьләре, догалар уку, мөнәҗәтләр әйтү белән бергә үрелеп барды. Сәхнәдә илкүләм танылган Коръән-хафиз Сәид Камал, ТР атказанган артисты Ильяс Халиков, танылган алып баручы Рүзил хәзрәт Ихсановлар чыгыш ясады. Чара ахырында залдагылар күмәк рәвештә соңгы Пәйгамбәребезне зурлап, салават (мактау, зурлау сүзләре) әйтте.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев