Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда муниципаль биналарны арендага биреп 52 млн сумнан артык акча эшләделәр

Һәр метрдан акча керде.

Чаллыда муниципаль милектәге биналар шәһәр бюджетына акча кертүен дәвам итә. Башкарма комитетның җир һәм мөлкәти милек мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин әйтүенчә, ел башыннан милекне арендага бирүдән казнага 52,7 млн сум акча кергән. 
 2026 елның 1 июль мәгълүматлары буенча, 41 мең кв метрдан артык муниципаль милекне арендага бирү турында 534 килешү гамәлдә. Мәйданнарның күпчелеге шәһәр учреждениеләрендә. Аларны спорт һәм физкультура өлкәсендә эшләүчеләр арендага алган. 
Яшьләр учреждениеләрендә капиталь ремонт үткәрелү сәбәпле, аренда килешүләре вакытлыча кимегән. 
Быел электрон сәүдә мәйданчыларында 1,1 мең кв метрдан артык мәйданда 9 объект арендага бирелгән. 
Көндәшлек нәтиҗәсендә еллык аренда түләве 1 млн га артып, 2,5 млн сум тәшкил иткән. 
Арендадан тыш, шәһәр социаль әһәмияткә ия булган оешмаларга биналарны бушка бирә. Бүгенге көндә шундый 681 килешү төзелгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акча бюджет