Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда нарколаборатория оештыручыларны тоттылар

Аларга нинди җәза яный?

Чаллының полиция хезмәткәрләре законсыз рәвештә оештырылган лабораториядә көчле наркотик мефедрон  өчен прекурсорлар (наркотиклар җитештерүдә, ясауда кулланыла торган матдәләр) ясаучы оешкан төркем эшчәнлеген туктатты. ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, законсыз әйләнештән 300 литрга якын химик реактив алынган. 

2025 елның августында наркотик маддәләр әйләнешен контрольдә тоту бүлеге хезмәткәрләре 32-38 яшьлек өч Чаллы кешесен тотканнар. Аларның икесе авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгән булган. 

Тоткарланучылар наркотиклар сату белән шөгыльләнгән легаль булмаган интернет кибетләрдә "технолог" булып эшләүләрен таныганнар.  Алар үз алларына Татарстанга һәм күрше районнарга тыелган маддәләрне җибәрүне җайга салу максаты куйганнар.  

Полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрнең Тукай районындагы  дачада төзелеп бетмәгән йорттагы лабораторияне юк иткән. 

Тентү барышында йөзләгән литр химикатлар, синтез өчен лаборатор җиһазлар алынган. 

Экспертиза реактивларда мефедрон ясау өчен 4 килограммга якын "прекурсор" булуын ачыклаган. 

Кулга алынган өч кешегә карата РФ Җинаятьләр кодексының 228.4 маддәсе 2нче бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды.

Тикшерү барышында суд бу кешеләрне сак астына алу турында карар кабул иткән иде.

Хәзерге вакытта җинаять эше судка җибәрелде. Гаепләнүчеләргә 4 -8 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: правосудие криминал наркотик матдәләр