Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Автозавод проспекты өлешчә төзекләндереләчәк

Юллар төзү һәм капиталь ремонт өчен шәһәргә 2 млрд сумнан артык акча бүленеп бирелде.

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә юллар темасын кузгаттылар. Ел саен Чаллыга федераль һәм республика бюджетларыннан юллар төзү һәм капиталь ремонт өчен 2 млрд сумнан артык акча бүленеп бирелә.

Быел милли проект кысаларында Хәсән Туфан проспектының Сөембикә проспектыннан Раскольников урамына кадәр өлеше төзекләндерелде. 240 млн сумнан артык акча сарыф ителде. Ремонт 25 октябрьда тәмамланырга тиеш иде. "Эшләр тулысынча тәмам. Объект билгеләнгән вакыттан иртәрәк кулланылышка тапшырылды", - диде башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев. 

Хәзерге вакытта Вахитов проспекты тәртипкә китерелә. Сөембикә проспектыннан Машиностроительная урамына кадәр өлеше ремонтлана. Бу максатка 707 млн сумнан артык акча бүленеп бирелде. Эшләр әлегә 17 процентка гына башкарылган. Контракт буенча юллар октябрь ахырында әзер булырга тиеш. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев эшләрне тизрәк тәмамлаячаклары турында белдерде. Исегезгә төшерәбез, Вахитов проспектында "Глобус" тукталышы җир асты кичүе дә капиталь төзекләндерелә. Аны "Автомобиль юллары предприятиесе" җылытып ясый.  

Моннан тыш, актив рәвештә Мәскәү проспектында да эшләр бара. Биредә ремонт 56 процентка төгәлләнгән. Эшләрне "РБР-16" компаниясе башкара. Мәләкәс елгасы күпере асты юлы 83 процентка ясалган. Әлеге юл Муса Җәлил һәм Яр Чаллы проспектларын тоташтырачак һәм юл-транспорт һәлакәте санын киметәчәк, ди белгечләр.  

“Урам-юл челтәрен ремонтлау” республика программасы кысаларында быел Автозавод проспектының Сөембикә проспектыннан Мәскәү проспектына кадәр өлеше төзекләндереләчәк. Гидротөзүчеләр урамы, Машиностроительная урамындагы “Ишетү үзәге” тукталышыннан Рәис Беляев проспектына кадәр трамвай юллары тәртипкә китереләчәк. Социаль объектлар, йорт яны юллары да ремонтланачак. Чаллы мэры барлык юл эшләрен 1 сентябрьга кадәр төгәлләргә тырышырга кушты. 

"Автомобиль юллары предприятесе" фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллар ремонт