Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда өлкәннәр өчен тагын бер пансионат сафка басачак

Капиталь ремонт эшләрен алдагы 3 ел дәвамында башкарып чыгарга исәп тоталар.

Чаллыда авыр хәлдәге пациентлар һәм өлкәннәр өчен тагын бер пансионат сафка басарга тиеш. Ул ЗЯБ бистәсендә урнашкан элеккеге балалар бакчасы бинасында урнашачак. Аның гомуми  Мәйданы 1800 кв метрны тәшкил итә. 

“Бүгенге көндә объектта планировщик эшли. Биредә 50 койка-урын булыр дип уйлыйбыз. Алар 2,3,4 кешегә исәпләнгән бүлмәләрдә урнашачак. Ихтыяҗ булса бер кешелек кенә палаталар да булдырырга ният бар. Авырулар өчен дәвалау блогы, туклану һәм ял зоналары, юыну урыннары булачак”, - ди «Содействие» үзәк директоры Полина Петрова.  

Моннан тыш бинада гыйбадәт бүлмәсе һәм кышкы бакча да ясарга уйлыйлар. Барлык эшләрне дә алдагы 3 ел дәвамында башкарып чыгарга исәп тоталар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев