Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда өлкәннәр ункөнлегендә нинди чаралар үткәрелә?

Мәгариф идарәсе башлыгы Нәркиз Кашапов хәбәр итте.

Өлкәннәр ункөнлегендә 60тан артык зур чара оештырыла. 

7 октябрьдә «Энергетик» мәдәният сараенда концерт була.

7 октябрьгә кадәр мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләрендә мәгариф ветераннары өчен кичәләр оештырыла. 

10 октябрьгә кадәр районнарда «Кайгырту» акциясе уза. Шулай ук бу көннәрдә озак яшәүчеләрне, 95-100 яшьлек юбилярларны котлаячаклар.

Мәгариф идарәсе башлыгы Нәркиз Кашапов Чаллыда ялгыз яшәүче, аз мобильле кешеләргә аерым игътибар күрсәтеләчәген ышандырды. 

«Доверие» үзәгендә шундый 465 кеше исәптә тора. Картлар һәм инвалидлар интернатында 60 кеше яши.

 «Изгелек» тернәкләнедрү үзәгендә 2025 елда 583 инвалид курс узган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: декада пожилых Өлкәннәр көне