Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Өйгә кайтасы да килми» - Чаллыда «Пятачок»лар башланды

«Шәһри Чаллы» Җиңү паркында гөрләтте.

«Шәһри Чаллы»дан – «Пятачок»лар сезонына старт бирелде. Җиңү паркы мәйданында беренче җырлы-биюле тамаша узды. Күренеп тора, шәһәрдәшләр бәйрәмне сагынып көткән. «Пятачок» башланганчы сәхнә янында өздереп бии башладылар. 

«Бер «Пятачок»ны да калдырмыйм. Шулхәтле күңелле уза. Тумышым белән мин Башкорстаннан. Чаллыда 1974 елда килеп төпләндек. Ирем белән 2 бала үстердек. Оныклар бар. 70 яшьтәбез. Әмма күңелләр картаймый. Биисе, күңел ачасы килә. Яшь чакларда да бер «Пятачок»ны калдырмый идек бит. Эх… Бүген дә ирем белән рәхәтләнеп биергә килдем», – ди Флүрә Сафина. 

«Пятачок»лар шәһәребездә инде өченче ел рәттән үткәрелә. Ул тиз арада халык күңелен яулады. Бәйрәмгә хәзер күрше шәһәр-районнардан да кызыксынып киләләр. Алай гына да түгел, танылган җырчылар да аның турында ишетеп белә. «Пятачок»ка кунакка чакыргач бик теләп ризалашалар. Быел бәйрәмебезнең  төп кунаклары Башкортстанның атказанган артисты Рәдиф Зарипов һәм автор-башкаручы, баянчы Илфир Искәндәров булды. 

«Кәефләр әйбәт. Шундый бәйрәмгә чакыруыгызга бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Монда чыгыш ясавыма бик шатмын. Халык күп. Матур итеп бииләр. Менә хәзер күрәбез, мин уйнаганда биерләр микән?!» – ди Илфир Искәндәров. 

«Бик матур бәйрәм. Китәсе дә килми. Мин, мөгаен, монда гына калырмын инде. Кайсыгыз кунакка чакыра?» – дип шаяртты Рәдиф Зарипов. Кул күтәрүчеләр су буе булды. 

Шәһәребезнең моңлы сандугачлары Сәрия Нәбиуллина, Габидулла Хөрмәтуллин, Нияз Хәмәтшин  дәртле җырлары белән бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәде.

Элегрәк «Пятачок»ларда җырлап Резидә Шәрәфиева, Равил Галиев кебек җырчылар танылу алган. Без дә бу традицияне дәвам итәргә булдык. Сәхнәгә халыктан җырчыны чыгардык. 2 гимназиядә 7 сыйныфны тәмамлаучы Әдилә Ишалина «Иделләре-күлләре» татар халык җырын җырлады. Кем белә, бәлки безнең проекттан соң ул да йолдыз булып кабынып китәр?! Әдилә Ишалина «Пятачок»та җырлаган иде дип әйтә торган чаклар җитәр?!

Бәйрәмгә килүчеләр рәхәтләнеп бәйгеләрдә дә катнаштылар. «Челны Бройлер», «Нечкәбил», АО «Подряд», МФЦ «Автодокументы», «Виртуаль уеннар паркы» спонсорларыннан саллы бүләкләр оттылар. 

Конкурста катнашкан Гәүһәр Вагизова «Пятачок»ка беренче тапкыр килгән. Бәйрәмгә ул шаккатты. Болай ук булыр димәгән идем, ди. 

«Пятачок» була диделәр дә тизрәк монда ашыктым. Үзем Сидоровкада торам. Шулхәтле ямьле уза икән. Бәйгеләре ни тора! Мондый «Пятачок»лар гел булып торсын. Яшьлек хатирәләребез уяна. Чаллыга ирем белән Саба районыннан 1980 елда күчеп килдек. Өйләнешкән чак, балалар бар иде. Шулай да бер «Пятачок»ны калдырмый идек. Без рәхәтләнеп бии, балалар коляскада карап утыра иделәр», – дип сөйләде. 

«Без оештыра торган «Пятачок»лар кечкенә пятачоклар булып та әверелде. Сез безне генә көтеп түгел, һәр атнаны монда килеп күңел ача аласыз. Бу мәдәниятне яңартуга керткән өлешебез. «Шәһри Чаллы»  шушы халыкчан проектны яңартты. Без Чаллыны кузгаттык дигән сүз. Без сезнең һәрвакыт безнең белән булуыгызны телибез. Сез «Шәһри Чаллы» беләнме?» – диде «Шәһри Чаллы» редакциясе җитәкчесе Резидә Юсупова. Бәйрәмгә килүчеләр бертавыштан «әйе» дип кычкырды.

Киләсе «Пятачок» июньдә узачак. Вакытын хәбәр итәрбез. Күзәтебез барыгыз. 

«Пятачок»тан фоторепортаж 1 өлеш

«Пятачок»тан фоторепортаж 2 өлеш.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев