Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда пиротехника кулланырга ярыймы?

МЧС хезмәткәре кагыйдәләрне искә төшерде.

25 декабрьдән 8 январьга кадәр Чаллыда янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу вакытта билгеле бер урыннарда пиротехника куллану катгый тыелачак. Бу хакта РФ МЧС Татарстан буенча 15нче отряд башлыгы Алмаз Мифтахетдинов сөйләде.

"Сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы чикләреннән 500 метрга кадәр ераклыкта пиротехника куллану тыела. Шулай ук йортлар, кешеләр күпләп җыелган биналар чикләреннән дә 50 метр ераккарак китеп кабызыра кирәк. Бенгал утлары һәм хлопушкаларга гына чикләүләр юк, - диде белгеч.

Яңа ел бәйрәмнәрендә янгыннарның күбесе торак йортларда чыгуын әйтте Алмаз Мифтахетдинов. 44% очракта сәбәбе ут белән саксыз эш итү белән бәйле. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев