Чаллыда пистолеттан һавага аткан ир-атны тоткарладылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда пистолеттан һавага аткан ир-атны тоткарладылар

Аңа штраф түләргә туры киләчәк.

16 июньдә полициягә яңа шәһәрнең 14нче комплексында атыш оештырылуы турында хәбәр килгән. Урынга килгән полиция хезмәткәрләре бу кешене тотканнар. Ул  42 яшьлек ир-ат булып чыккан. Аның сигнал пистолетыннан һавага атуы ачыкланган.
Ир-атка карата хулиганлык турында беркетмә төзелгән, бу гамәле өчен аңа штраф түләргә туры киләчәк. 
 


хокук полиция фаҗига пистолеттан аткан

Нет комментариев