Чаллыда петардаларны кайда атып була?
Андый урыннар - 6.
Чаллы шәһәр хакимиятендә яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре вакытында пиротехник әйберләр ату урыннарын билгеләделәр. Бу урыннар янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителгән, стенада мәгълүмат стендлары эленгән.
Пиротехниканы түбәндәге урыннарда атарга мөмкин:
Җиңү паркында әйләндереп алынган мәйдан,
Табеев яр буендагы пляж янында,
ипподром мәйданындагы участок,
«Төзүче» стадионы артында,
Раскольников урамында (34/01 һәм «Прикамский» гараж кооперативы арасында),
Г.Тукай яр буендагы пляж янында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев