Чаллыда подъездда мәет табылды
Ир-атның үлем сәбәбе билгеле түгел.
Чаллының 10 нчы бистәсендә яшәүче ир-ат төнлә үзе яши торган йорт поъездында ир-ат мәетен күрә.
Ир-атның үле гәүдәсе 7нче һәм 8нче катлар арасындагы баскычта табыла.
Урынга килгән ашыгыч медицина ярдәме табиблары аның үлемен раслый. Тикшерү барышында аның башка кешеләр тарафыннан үтерелмәве расланган.
Хокук саклау органы хезмәткәрләре 38 яшьлек ир-атның күрше йортта яшәвен ачыклаган. Аның рәсми эш урыны булмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев