Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Путинны яклап имзалар җыялар

Махсус пунктлар 21 гыйнварга кадәр көндезге уникедән кичке сигезгә кадәр эшли.

Владимир Путинны президент сайлауларында кандидат буларак яклап, Чаллыда имзалар җыялар. Моның өчен шәһәрнең “Омега”, “Сити Молл” һәм “Торговый квартал” сәүдә үзәкләрендә җирле сайлау штабы волонтерлары махсус пунктлар булдырды.  

Закон нигезендә, сайлауларга үз-үзен тәкъдим итүчегә кимендә 300 мең имза җыярга кирәк. Шул исәптән, илнең һәр төбәгендә аларның саны 7,5 меңнән дә ким булмаска тиеш. Имза куючыларның 18 яшьтән өлкәнрәк Россия гражданнары булуы да мәслихәт. 

Бүгенге көнгә инде шәһәрдә әлеге мөмкинлектән 700 гә якын кеше файдаланды. Алар арасында Чаллы мэрының матбугат хезмәте җитәкчесе Римма Мөхәммәтҗанова да бар. Бүген үл илебез Президентын яклап,  “Торговый квартал” сәүдә үзәгендә имзасын куйды. 

“Мин Владимир Путин алып барган сәясәтне тулысынча хуплыйм. Аның башлангычы белән тормышка ашкан милли проектлар илебезнең, җирлегебезнең тотрыклы үсешен тәэмин итә. Үзебезнең Чаллыда гына да соңгы елларда яңа мәгариф учреждениеләре төзелде, спорт һәм мәдәни объектлар сафка басты, юллар салынды”, - дип белдерде җитәкче. 

Имзалар җыю 21 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Махсус пунктлар ял көненнән кала көндезге уникедән кичке сигезгә кадәр эшләячәк.  Дәүләтнең хәзерге башлыгын киләсе срокка тәкъдим итүне Казан, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзән шәһәрләрендәге сәүдә үзәкләрендә дә хупларга мөмкин. Моның өчен үзең белән паспорт булуы мөһим. Документ кул астында булмаса, шәхесеңне дәүләт хезмәтләре кушымтасы аша да расларга була.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлау