Чаллыда районнар башлыклы булды
Чаллы мэры Наил Мәһдиев аларга уңышлар теләде.
Яңа ел алдыннан Чаллыда ике районга башлыклар билгеләнде. Аларны дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев тәкъдим итте.
Башкарма комитет җитәкчесе карары белән Фидәрис Хәбибуллин Үзәк район башлыгы итеп билгеләнде. Ул моңа кадәр Комсомол районы башлыгы вазифаларын башкарды, ә 2024 елның 16 декабренә кадәр шул район башлыгы урынбасары булып эшләде.
Айрат Хөснуллин Автозавод районы башлыгы итеп билгеләнде. Ул моңа кадәр шул район башлыгы урынбасары, район башлыгы вазифаларын башкаручы булып эшләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев