Чаллыда рәссам-тегүче вафат булды
Ул татар эстрадасы җырчыларын киендерде.
Кайгылы хәбәр килеп иреште. Рәссам, тегүче Федор Андреев вафат булган. Федя – Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиеваның беренче ире. Юллары аерылгач та, алар иҗади дуслыкта яшәделәр.
«Резидә белән аралашып торам. Аңа сәхнә күлмәкләре тегәм. Образлар сайлаганда киңәшләшәбез», – дия иде ул.
Федор Андреев Хәния Фәрхигә бер программасы өчен сәхнә бизәлеше дә ясаган иде. Гөлдания Хәйруллина, Равил Галиев, Инзилә Сәлимова һәм башка җырчыларга күлмәкләр текте.
Кичә аның йөрәге туктаган. Дуслары әйтүенчә, ул соңгы елларда чирләгән.
Федя Андреевка 65 яшь иде.
Мәрхүм белән хушлашу иртәгә сәгать 10 да морг янында була.
Фото шәхси архивтан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев