Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ремонттан соң Автозавод юлын ачтылар

Тантаналы чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.

Чаллыда капиталь ремонттан соң юлларны тантаналы рәвештә ачу күркәм традициягә әверелде. Бу юлы Автозавод проспектын ачтылар. Шәһәр җитәкчелеге, юл салучылар, журналистлар – чарага шактый кеше җыелды. 

Автозавод проспектының Мәскәү проспектыннан Сөембикә проспектына кадәр өлеше төзекләндерелде. Капиталь ремонт республика программасы кысаларында башкарылды. Бу максатка 100 млн сум акча бүленеп бирелде. 

“Юл төзелешенә миллионнар, миллиардлар федераль, республика, муниципаль берәмлектән бүленеп бирелгәнме - эш анда түгел. Бирегә без юл салучыларга рәхмәтләребезне җиткерү өчен җыелдык. Аларның хезмәтен күрә белергә кирәк. “РБР-16” компаниясе эшчеләренә намуслы хезмәте өчен зур рәхмәтемне белдерәм”, - диде мэр Наил Мәһдиев. 

Юл сыйфатының елдан-ел күзгә күренеп үзгәрүен Чаллының баш автоинспекторы Радий Кадиков та билгеләп узды. 

“Юллар сыйфатлы гына түгел, куркынычсыз да. 10 ел эчендә аварияләр еш очрый торган участоклар саны бермә-бер кимеде. Элегрәк аларның саны 30га якын булса, хәзер 11гә генә калды. Алга таба да күрсәткечләр яхшырыр дип ышанам. Шунысын ачык әйтә алам: юл-транспорт һәлакәтләренә хәзер юллар торышы сәбәпче түгел”, - диде Радий Кадиков. 

Чыннан да, быел Чаллыда юлларны тәртипкә салу буенча күп эш башкарылды. Хәсән Туфан, Вахитов проспектлары, Гидротөзүчеләр урамы төзекләндерелде, Мәләкәс елгасы күпере асты юлы, Мәскәү проспектының дәвамы ясалды... Әле алга таба да бу юнәлештә эш алып барылачагын белдерде мэр.

“Юллардан балаларыбыз, оныкларыбыз, туганнарыбыз, хезмәттәшләребез йөри. Юлларны куркынычсыз итеп ясау - зур бурычыбыз”, - диде ул. 

Наил Мәһдиев иң алдынгы юл салучыларны рәхмәт хаты белән бүләкләде. Соңыннан Автозавод проспекты буйлап бер-бер артлы тантаналы рәвештә йөк машиналары узды. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев