18/07 йортында яшәүчеләр зарланган
Татарстан торак инспекциясе белгечләре йортта яшәүчеләрнең зарланулары нигезендә тикшерү уздырган. Алар түбәндәге хокук бозулар исемлеген төзегән:
- Чүп үткәргечләрнең төяү клапаннары юылмаган һәм дезинфекцияләнмәгән, йорт яны территориясендә зур габаритлы чүп-чар җыела, ә подъездларда контейнерлар ярыкланып беткән.
- Подъездларның торышы: икенче һәм өченче подъездларда стеналар, түшәмнәр һәм тәрәзә рамнарының буяулары, штукатурка кубып беткән.
- Инженерлык челтәрләре: җылыту торбалары коррозия белән капланган, аларның буяулары коелган.
Закон буенча, идарәче компания түләүләр җыючы гына түгел. Ул даими тикшерүләр үткәрергә (подвалдан чормага кадәр), планлы-кисәтү ремонты ясарга һәм теләсә нинди дефектларны оператив рәвештә бетерергә тиеш.
Бу кагыйдәләрне санга сукмаган өчен «Ремжилстрой» директорын административ хокук бозуда гаепле дип таптылар. Аны 70 мең сум күләмендә штрафка тарттылар.
Нет комментариев