Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ревакцинациягә килүчеләргә «Спутник V» вакцинасын ясыйлар

Аның беренче компоненты «Спутник Лайт»ка тәңгәл килә.

Дөньяда коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 595 миллионнан артып киткән. Татарстанда да соңгы көннәрдә авыручылар саны арта. Узган тәүлектә генә янә 100 дән артык кешегә Covid диагнозы куелган. Табиблар авырудан сакалану өчен вакцинация үтәргә кирәк, ди.

Чаллыда яшәүчеләр исә әлеге процедураны "Омега" сәүдә үзәгендә һәм шәһәр шифаханәләрендә ясата ала. Биредә табиблар бригадасы эш көннәрендә көндезге сәгать 11 дән 17 сәгатькәчә кабул итә. Алар шәһәребезнең төрле шифаханәреннән килә.

Ревакцинациягә килүчеләргә биредә "Спутник V" вакцинасын кадыйлар. Аның беренче компоненты "Спутник Лайт"ка тәңгәл килә. 60 яшьтән өлкәнрәкләр көчлерәк иммунитет барлыкка килсен өчен ике компонетны да, яшьрәкләр, гадәттә, берсен ясый, дип хәбәр итә шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе белгечләре. Үзең белән паспорт, медицина иминияте полисы һәм СНИЛС алып килергә кирәк. 

Исегезгә төшерәбез, иммунитет формалашкан вакытта организм төрле инфекцияләргә бирешергә мөмкин, шуңа күрә прививкадан соң кеше күп җыелган урыннарга бармаска, битлек кияргә, мунчага бармаска, алкоголь кулланмаска киңәш ителә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус