СВО герое туганнарын ярышка чакырдылар
Ярышлар Россия герое Сергей Чебнёвка багышлана.
24-27 апрель Чаллыда армрестлинг буенча «Камский молот» Россия ярышлары узачак. Әлеге чара Россия Герое Сергей Чебнёв истәлегенә үткәрелә. Анда илебезнең 12 төбәгеннән 200 дән артык спортчы килүе көтелә. Моңарчы бу чемпионат Татарстан күләмендә үткәрелеп килде һәм «Ветераннар – яшьләргә» дип аталды. Хәзер исә «Витязь» спорт мәктәбенең эш масштабы үсте.

«Мин үзем дә монда шөгыльләндем, шуңа хәзер дә оештыручыларга теләктәшлек күрсәтәм», – ди «Далини» компанияләр төркеме җитәкчесе Руслан Нигъмәтулин.
Ярыш ачылышына тумышы белән Чаллыдан булган Сергей Чебнёвның туганнары килүе дә көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев