Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда салют булырмы?

Бу сорауга бүген җавап табыла.

31 декабрьдә салют кирәкме, юкмы икәнлеген халык хәл итәчәк. Хакимиятнең контакттагы битендә бу сорауга үз фикереңне белдерергә мөмкин.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев әлеге мәсьәләгә карата үз фикерен әйтте. «Чаллы халкы фейерверк кирәк дисә, була. Әлегә сораштыруда катнашучыларның 53%ы моны кирәк дип тапмый», – диде. 

– Бәйрәм салюты буенча төрле фикерләр бар.  Халык фикерен исәпкә алып, без карар кабул итәбез. Салютка бер кайчан да бюджет акчасы сарыф ителми. Моңа иганәчеләр акчасы тотыла. – диде мэр. – Әмма бәйрәм булачак, бу көнне хакимияттә бөтен кеше эшли. Әлеге бәйрәм куркынычсыз һәм күңелле үтәргә тиеш. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәйрәмнәр яңа ел бәйрәме салют