Чаллыда салым бурычы 349 млн сумга арткан
Бу хакта финанс идарәсе башлыгы хәбәр итте.
2025 ел нәтиҗәләре буенча шәһәр казнасына 25 148 млрд сум акча кергән. 2024 елда бу сумма 22 млрд сум иде. Бу хакта шәһәр советы сессиясендә, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова хәбәр итте.
НДФЛ буенча түбәндәге предприятиеләрдә үсеш күзәтелде: «Транс Тех Сервис» идарә компаниясе. 2024 елга карагада 285 процентка арткан. «Астейс» АҖда - 160%, «ТЭМПО»да - 146%. Исемлектә «Технотрон», «Ман Трак Челны», «Союз-Логистик», «Татэнерго», «Ремдизель», катыргы-кәгазь комбинаты, «Ар си эр», «Хаер», «КАМАЗ» предприятиеләре бар.
2026 елның 1 январында республиканың консолидацияләнгән бюджетына бурыч – 957 млн сум, аның 203 млн сумы шәһәр казанасына.
Салым бурычының гомуми күләме 349 млн сумга арткан. Аның күп өлеше (60 процент) «Булгарпиво»га туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев