Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда салым түләүчеләр саны арткан, тик...

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә бюджетка җыелган акча турында сүз барды.

Бюджетка 1,2 млрд сумга якын акча керергә тиеш. Әлегә исәпләнгән сумманың 50 проценты гына җыелган.

Россия салым хезмәтенең Чаллы буенча инспекция җитәкчесе Диана Сагетдинова әйтүенчә, ел саен салым түләүчеләр дә, объектлар да арта. 2022 ел белән чагыштырганда физик затларның милке 5 меңгә күбәйгән. Салым түләргә тиешле затлар саны 439га арткан. 

Мәгълүматлар базасында җир участоклары да 763кә арткан. Чаллыда машина саны – 3 700гә, транспорт салымын түләүчеләр 690га кимегән.

Салымнарны 2023 елның 1 декабренә кадәр бердәм салым хисабына түләргә кирәк. Хәзер барлык салым түләүләре Тула өлкәсе буенча федераль казначылыкка күчә, чөнки Тула өлкәсе компетенцияләр үзәге итеп сайланган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев