Чаллыда хатын-кыз шәхесләргә багышланган китапны тәкъдир иттеләр - (фотолар)
Бәйрәмгә килүчеләр «Бәби мунчасы» йоласын да карадылар.
"Эврика" мәдәният үзәгендә берьюлы ике чара үтте.
Башта Г.Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат укучылары һәм укытучылары тарафыннан нәшер ителгән "Ак калфакның ак юлы" дип исемләнгән китапны тәкъдир иттеләр. Китап Чаллыда яшәп, төрле өлкәләрендә намуслы хезмәт куйган хатын-кыз шәхесләргә багышланган. .
"Без бу китапны ТР мәгариф һәм фән министрлыгы гранты акчасына чыгардык. Әлеге басмага геройлар табарга шәһәребезнең "тере энциклопедиясе" Гөлзада Рзаева булышты. Аннары укучыларыбыз ул хатын-кызлар турында язмалар әзерләделәр. Без бу китапның дәвамы булыр дип уйлыйбыз", - диде бу эшнең башында торган лицей-интернат директоры, "Ак калфак" бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Чаллы бүлеге җитәкчесе Фирдүсә Әюпова.
Ул «Ак калфак» уздырган чараларда милли күргәзмәлр оештыручы Гөлфия Хәлиуллинага Рәхмәт хаты тапшырды.
Тамашачыларны китапның геройлары белән дә таныштырдылар.
"Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова Чаллының күренекле хатын-кызларын барлап, китап чыгарган өчен Фирдүсә ханыма рәхмәт әйтте.
«Үз чорында татар халкының мәгърифәтчесе, галиме Ризатдин Фәхретдинов "Мәшһүр хатыннар" китабын чыгарган. Хәзер дә андый хатын-кызлар җитәрлек. Чаллыда бу эшне башлап җибәрделәр. Җирлекнең шәхес хатын-кызларын барлап китап чыгарып, аларны тарихка кертеп калдырдылар. "Ак калфакның ак юлы" китабының дәвамы булачак", - дип искәртте.
Ул "Эврика" мәдәният үзәге хезмәткәрләренә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.
"Ак калфакның ак юлы" китабы герое Гөлзада Рзаева исә теләк барында зур эшләр башкарып булачагын ассызыклады.
"Иң мөһиме - тормышта ниндидер эз калдырырлык гамәлләр кылырга кирәк", - диде ул.
Соңыннан "Эврика" мәдәният үзәге тамашачыларга халкыбызның борынгы йолаларына нигезләнеп "Бәби мунчасы" театраль-музыкаль тамаша күрсәтте.
Халкыбыз нәсел дәвамчысы тудырган әниләрне хөрмәт иткән, баланы да, әнине дә саклаган. Сабыйны төрле үлән сулары белән коендырганнар. Бала туган гаиләгә күршеләр, туганнар төрле яклап ярдәм иткән. Кемдер сабыйны коендырырга үләннәр керткән, икенчеләре мунчага су ташыган... Шулай итеп һәркем үзенә савап алырга тырышкан.
Аяз Гыйләҗев исемендәге театр артистлары, "Эврика" мәдәният үзәге хезмәткәрләре, "Тылсым" театр студиясе балалары "Бәби мунчасы"ның нинди булырга тиешлеген күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев