Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Газа секторы халкы өчен гуманитар ярдәм җыялар

Кирәк-яракларны Сидоровка бистәсендәге «Ихлас» мәчетендә кабул итәләр.

Чаллыда Израильнең һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күргән Газа секторы халкына гуманитар ярдәм җыю игълан ителде. Кирәк-яракларны Сидоровка бистәсендәге "Ихлас" мәчетендә кабул итәләр.

Кызыл ярымай берләшмәсе ТР мөселманнар Диния нәзарәтенә Фәләстиндә дин кардәшләр өчен кирәкле барлык әйберләр исемлеген тапшырган. Иң беренче чиратта медицина ярдәме күрсәтү әйберләре, медикаментлар, бозылмый торган азык-төлек таләп ителә.

Газа секторы  хастаханәләрендә операцияләр һәм дәвалау өчен медицина җиһазлары, инструментлар һәм инвентарьлар җитми. Шулай ук гигиена әйберләре, балалар өчен кирәк-яраклар, пледлар, фонариклар, кайнаткычлар һ. б. ихтыяҗ зур.

Фәләстин халкына акчалата да ярдәм итәргә мөмкин. Реквизитлар һәм кирәк-яраклар исемлеге түбәндә күрсәтелгән.

ТР Диния Нәзарәте белдерүенчә, бүгенге көндә  14 млн сум акча җыелган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев