Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда шикле ир-атны туктатып тикшерделәр, кесәсендә...

Ул моңарчы да 4 тапкыр хөкем ителгән булган.

Хокук сакчылары патруль вакытында 45нче комплекста шикле ир-атка игътибар итә. Янына килеп сораштыралар. Ир-ат борчыла башлый. Полиция хезмәткәрләре урында ук тикшерергә була һәм кесәсеннән 2,61 грамм метадон наркотик матдә таба. Әлеге ир-ат куак, чәчәкләр арасына, агач төпләренә 10 төргәк яшерергә өлгергән була. Хокук сакчылары матдәләрнең бөтенесен җыеп экспертизага җибәрә. 

Кулга алынган 43 яшьлек ир-ат күрше респбуликадан. Чаллыга эшкә дип килгән. Әмма акча җитмәү сәбәпле, наркотик матдәләр тарату эшенә ялланган. Үзенең дә наркотиклар кулланануы билгеле, ди Эчке эшләр идарә матбугат хезмәте. Талау, кеше сәламәтлегенә зыян китерү маддәләре буенча 4 тапкыр хөкем ителгән булган. Ир-ат гаебене таныды. Аңа карата җинаять эше кузгаттылар. Игътибарлы һәм сизгер хокук сакчылары эшен югары бәяләделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев