Чаллыда сирена яңгыраячак!
МЧС хезмәткәрләре һәркемгә СМС-хәбәрләр юллады.
4 октябрьда Татарстан шәһәр-районнарында сирена тавышы яңгыраячак. Әлеге чара планлы рәвештә үткәрелә. Тиешле документка ТР гражданнар оборонасы җитәкчесе урынбасары, премьер-министр Алексей Песошин кул куйды. Белгечләр гадәттән тыш хәл килеп чыкканын белдертүче җиһазларның төзеклеген тикшерәчәк. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тынычлык сакларга сорый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев