Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда шугалакларны яңадан ясарга туры киләчәк?!

»+3... +4 градуска шугалаклар чыдамаячак...», - ди мэр.

Узган атнада "Медео" шугалагын ачтылар. Аннан алда "Азатлык" мәйданында су сиптереп тип-тигез шугалак ясадылар. Әмма һава торышы үз кагыйдәләрен кертә. Бу атнада җылытып җибәрде. Пәнҗешәмбе көнне һава температурасы +4 градуска кадәр күтәреләчәк.

"+3... +4 градуска шугалаклар чыдамаячак. Күпме хезмәт куелды! Нишлисең?! Барысына да әзер булырга кирәк", - диде мэр Наил Мәһдиев.

Ул Яңа ел алдыннан юлларны да чистартып торырга кушты.

"Бүген юллар асфальт күренерлек чиста булса, иртәгә бозлавыкка әйләнергә мөмкин", - ди ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев