Чаллыда СВО ветераннары Советы оешачак
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда СВО ветераннары Советы оешачак

«Совет өчен бина да бар, штат та тупланган», - ди мэр Наил Мәһдиев.

Чаллыда СВО ветераннары Советы булдырылачак. Бу хакта мэр Наил Мәһдиев волонтёрлар форумында хәбәр итте.

"Совет өчен бина да бар, штат та тупланган", - ди мэр. Хәтта аны җитәкләячәк кеше исеме дә билгеле. Ул – СВОда катнашкан полковник Шамил Аюпов. 

«Әлеге Совет җәмәгать оешмасы булачак. СВО турында сездән дә яхшырак сөйләүче булмаячак. Безнең балаларыбыз тарихны, хәрби операция зонасында булганнарны белеп үсәргә тиеш», – ди мэр. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев