Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда табиб Рушания Сагдиеваны соңгы юлга озаттылар

Кызы әнисен югалтуны бик авыр кичерә.

Россиянең атказанган табибы, Чаллының күренекле неврологы Рушания Сагдиева белән хушлашу мәрасиме «Тәүбә» мәчете янында узды. Чара 10-11 сәгатьләргә билгеләнгән булса да, шәһәрдәшләр иртәрәк җыелды.

15 июньдә элеккеге ире тарафыннан утлы коралдан атып үтерелгән Рушания Сагдиеваны озатырга йөзләрчә кеше килде. Алар арасында табибның ярдәмен алып терелгән пациентлар, табиблар, артистлар бар иде. Күбесенең күзләрендә яшь. 

«Башка сыймаслык хәл. Үземне, балаларым, оныкларымны дәвалады. Кызганыч үзен саклый алмады. Хәзер нишләрбез инде?! Авыруларга күрсәткән игелекләре өчен Аллаһы Тәгалә урынын җәннәттә кылсын иде», – диде шәһәрдәшебез Гөлсирә Җамалиева. 

Л.Ганиева исемендәге 4нче поликлиникадан хезмәттәшләре күп килгән. «Мин Рушания Гаяновнаны озак яшәр дип уйлаган идем. Чөнки бик күп кешеләрнең сәламәтлеген кайтарган чын табиб бит ул. Безнең поликлиникада 30 еллап терапевт, невролог, гирудотерапевт булып эшләде. Һәрвакыт яңалыкка омтыла иде. Төрле бәйгеләрдә катнашып җиңде. Бездән киткәч тә, җитәкчеләр сорагач, килеп авыруларны кабул итте әле. Бик авыр кайгы. Ике көн йоклый алмадым. Тату, дус эшләдек бит», – диде акушерлык-гинекология бүлеге мөдире Венера Харисова.

Рушания Гаяновна соңгы вакытларда 6нчы поликлиникада эшләде. Әлеге учреждениенең баш табибы Раил Мөхәммәтшин: «Рушания ханымның фаҗигале төстә вакытсыз үлеме Чаллы халкы һәм шәһәрнең сәламәтлек саклау өлкәсе өчен зур югалту. Ул күпме кеше гомерен саклап калыр иде. Үлем кеше тормышында мөһим вакыйгаларның берсе, кызганыч, без аны беребез дә үзгәртә алмыйбыз. Рушания Гаяновна безгә җитмәячәк. Догада булыйк, Аллаһы Тәгалә аның урынын җәннәттә итсә иде», – диде ул. 

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева исә үзенең чыгышында Мөслимнең данлыклы кызы Рушания Сагдиеваның Чаллының сәламәтлек саклау тарихында үз исемен калдырган шәхес икәнлеген искәртте.

«Ул туган ягы Мөслимгә, соңгы йортына китте. Кешеләргә күрсәткән игелекләре Аллаһы Тәгалә каршындагы сынауларны җиңел үткәреп, җәннәткә керергә ярдәм итсен. Үзен рәхмәт фәрештәләре каршы алсын», – диде ул. 

Әнисенең үлемен Зөлфия бик авыр кичерә. Үзен әнисен саклап кала алмауда гаепли. Ул авыр вакытларында янәшәсендә булган кешеләргә рәхмәтле. Әнисе ачкан «Здоровье» шәхси клиникасы хезмәткәрләреннән әнисенең эшен дәвам итүләрен сорады. Зөлфия үзе дә табиб. 

Рушания Сагдиеваның кызы һәм оныгы калды.

Элеккеге хатынын атып үтергәннән соң, Рафаэль Сагдиев үзенә кул салган. Аның кайда, кайчан җирләнәчәге билгесез. Үзебезнең мәгълүматлар буенча, кызы аны соңгы юлга озатуда катнашмаячак.

Рушания Сәгъдиева туган ягы Мөслимдә җир куенына иңдереләчәк. Урыны җәннәттә булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

11

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үлем-китем атып үтерелегән табиб