Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда табибларга фатир алу өчен 500 мең сум акча биреләчәк

Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлаховның карары чыкты.

Чаллыда табибларга торак алу өчен бер тапкыр бирелә торган акча күләме арта. Элек ул 200 мең сум иде, хәзер 500 мең сум булачак.

Шәһәр җитәкчеләре 2020 елда кабул ителгән нигезнамәгә үзгәрешләр керттеләр. Түләү Чаллыдагы Татарстан дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эшләүче табиб-белгечләргә, клиника-диагностика табибларына бирелә. 

Карарның үтәлешен тикшерү башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисовка йөкләнгән.

Сүз уңаеннан, табибларга фатир алу өчен түләү күләмен арттыру кирәклеген Чаллы мэры Наил Мәһдиев март аенда узган медсоветта әйткән иде. Түләү 100 мең сумнан башланды, аннары 200 мең сум булды. Хәзер ул ярты млн. сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы мэры Сәламәтлек саклау чир табибларга акча