Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тагын бер район башлыксыз калды

Фәттахов үз теләге белән эштән киткән.

Чаллының Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов эштән китте.

Ул бу җаваплы вазифада 2022 елдан бирле эшләде.

«Мин шәһәр Советына депутат булып юкка гына сайланмадым. Минем шәһәрдәге проблемаларны тирәнтен өйрәнәсем килде. Алган белемнәремне, тәҗрибәмне җәмгыятькә күбрәк файда китерү өчен кулланасым килә», – дигән иде ул конкурста җиңгәч, «Челныбиз» электрон газетасына. 

Эдуард Фәттахов конкурста 2022 елның 9 июнендә җиңгән иде. Ул 2004-2008 елларда Чаллы мэры аппаратының эшләр белән идарәчесе  булып эшләде.  2008 елдан РФ Пенсия фондының Чаллы бүлеген җитәкләде.

Ике тапкыр шәһәр Советы депутаты булып сайланды.

Үзебезнең  чыганаклар буенча, Эдуард Фәттахов Казанга китә. 

Үзәк район башлыгы конкурс нигезендә сайланачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район башлыгы