Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тагын бер хәрбинең өченче баласы туды

Әнисе белән бәбине бала тудыру йортыннан мэр да каршы алды.

Кама балалар медицина үзәгендә хәрбинең яңа туган сабыен туганнары, дуслары, шулай ук шәһәр җитәкчелеге дә каршы алды. Мэр Наил Мәһдиев Галия һәм Илназ Гыйльметдиновлар гаиләсен шатлыклы вакыйга белән котлады. Илназ 2022 елдан махсус хәрби операция зонасында.

«Чаллыда тагын бер матур традиция барлыкка килде. Без кулларына корал тотып илебезне саклаган хәрбиләрнең хатыннарын  бала тудыру йортыннан каршы алып, өйләренә озатабыз. Хәзер сезнең гаилә күпбалалы булды. Зур гаилә – кайгырту, мәшәкатьләр генә түгел, ул – зур шатлык та», – диде мэр. 

Ул яшь әнигә 100 мең сум акча һәм бүләкләр тапшырды. 

Галия ханымны өченче балалары туу белән 5нче шәһәр хастаханәсе баш табибы Зөфәр Насртдинов та котлады. Галия ханым биредә шәфкать туташы булып эшләгән. Котлауларга шулай ук гаиләнең туганнары, дуслары да кушылды. 

Шулай итеп 4 яшьлек Ибраһим белән 2 яшьлек Исмаилның Ләйлә исемле сеңелләре дә булды. Әтиләре исән-сау кайтып, сабыйлар пар канатлы гаиләдә үссеннәр иде. 

Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы Чаллы мэры СВО